«Балачак – иң яхшы планета!»: Балаларны яклау көненә бәйрәм (6+)
1 июнь көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, «УЮТ» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә, Балаларны яклау көне кысаларында, балалар мәйданчыгында «Балачак – иң яхшы планета!» бәйрәме уздырды. ЗЯБ бистәсенең 18 нче комплексында яшәүче балалар интеллектуаль уеннарда катнашты, әкиятләр буенча «Геройны таны» викторинасы сорауларына җавап бирде. Шулай ук алар өчен «Кем тизрәк» дигән күңелле уен-эстафета, «Бүләкне кисеп ал», «Үз исемеңне ата», «Елмаю тапшыр», «Ябышкаклар», «Көлке музыкасы» уены үткәрелде. Балалар китапларыннан буккроссинг оештырылды. Балалар зур мавыгу белән «Улыбка», «Пусть всегда будет солнце» җырларын искә төшерде һәм җырлады. Мәйданчыкта күңелле һәм шау-шулы булды, һәр бала истәлекле бүләкләр, китаплар һәм «Уют» җирле иҗтимагый үзидарәсеннән татлы күчтәнәчләр алды. |